Ничек инде бйрм итмисез

Ничек инде бәйрәм итмисез? Бигрәк күңелсездер бит алай? Ике гает кенәме? ⠀ Бу сораулар күбегезгә таныштыр. Тагын да тирәнрәк төшенеп тормыйбыз. ⠀ ☕️Әлбәттә, ике гает кенә түгел! Һәр атнаны бәйрәм бит, шөкер! Гаилә кочагында да, эштә дә бер гадәт иттереп җомга көннәрендә матур гына өстәлләр әзерләү – бик күркәм күренеш. Якыннарыңа бер бүләк әзерләсәң дә – бик рәхәт. Олы яшьтәге таныш-туганнарың янына күчтәнәч алып хәлен белеп килсәң дә – сәваплы. Һәм болар барысы да җомга көненә бәйрәм ямен өсти. ⠀ 🤍Җомга көнен зурлауда бик күп мәгънә тупланган. Кечкенә балаларда динебезгә карата мәхәббәт уятуда да – зур ярдәмче булып тора. Барысы да үзебездән тора. Бала-оныкларыбызга да дөрес үрнәк булып яшәү кирәк. Аларны тәрбияләүнең асылы шунда бит. Гыйлеме аз булган, дин белән кызыксына гына башлаган кешеләр өчен дә мондый табыннар сүзсез дәгват булып тора. ⠀ 🥧Бүген эштә шуларны истә тотып, матур гына өстәл әзерләп, барыбыз бергә бәлеш ашап чәй эчтек әле. Шөкер. ⠀ Ә сезнең җомга көннәре ничек уза? ___ Как это не празднуе
Back to Top