2021 елда халыкара умартачылык ыены Уфада узачак

Уфадан башкортча хәбәр. 2021 елда “Апимондия“ халыкара умартачылык конгрессы һәм “АпиЭКСПО“ күргәзмәсе Башкортстанда узачак. Сайлап алу бәйгесендә Русиядән тыш, Сербия, Словения һәм Дания дә катнашты. Уфа шәһәре сишәмбе Истанбулда халыкара умартачылык берлекләре федерациясе конгрессында тавыш бирү юлы белән билгеләнде. Чараның якынча бюджеты 1-2 млн евро тәшкил итәчәк, шәһәр ун меңгә кадәр кеше кабул итәргә әзер булачак.
Back to Top