Гайнуллина Шмсинур Халиулла кызы (1904-1987) - Тбн Кама районы Тбн Чаллы авылыда туып скн минем биемКечкен ген буйлы,

Гайнуллина Шәмсинур Халиулла кызы (1904-1987) - Түбән Кама районы Түбән Чаллы авылыда туып үскән минем әбием🌸Кечкенә генә буйлы, ләкин олы йөрәкле. Һәрвакытта да ачык йөзле, әмма аз сүзле. Намазын калдырмаган ак яулыклы әбием. Сугыш елларын да күргән, аннан соңгы юклык вакытында да сынмаган-сыгылмаган әбием. Ул Ибатулла бабам белән 3 кыз, 4 малай үстергәннәр. Әбием 3 кызына да бирнә әзерләгән – минем әнием Нурифатыймага, Нурдидә һәм Шәмсисрур апаларга. ⠀ 🏡Өй түрендәге сандык без, балаларны, гел шундый кызыктырып тора иде. Анда ниләр бар икән дип, гел шуны ачып карыйсы килә иде. Әгәр инде аның ачылган чагына туры килсәк, егереп сандык тирәли җыелып баса идек... ⠀ 🙌🏻Безнең татар хатын-кызлары бик эшчән булган! Тормышның авыр чакларында да кул эшенә вакыт, көч һәм теләк табырлык булыр өчен, аңа гашыйк булырга кирәк. Кул эше - хатын-кыз эше дигәч тә, монда кул көче кирәкми дигән сүз түгел бит әле. Җитен сугып, тукыма туку ярыйсы көч таләп иткән. Әбиемнең тизлегенә аптырый да, соклана да идем үзем. Татар хатын-кыз
Back to Top