Казан студентлары “Татарстан!“ дип кычкыра

Казанда Мизулина белән очрашуга килгән студентлар “Татарстан!“ дип кычкыра башлаган. Бүген Екатерина Мизулина КФУ студентлары белән очрашуга килгән. Студентларның берсе аңа әләкләр турында сорау биргән. “Йөзләрчә мең русияле илдән күченеп китә, чөнки янә әләкләр чоры башлана!“, дигән ул. Очрашу барышында Мизулина яклы бертөркем студент “Русия!“ дип кычкыра башлаган — шуларга җавап итеп башка студентлар “Татарстан!“ дип кычкырырга тотынган. Мизулина — “Имин интернет лигасы“ башлыгы, Русия Украинада башлаган сугышны туктатырга кирәк дигән кешеләргә (активистларга, җырчыларга) каныга, аларга әләкләр яза. Безнең каналга язылыгыз: @azatliq Безнең Инстаграмга кушылыгыз:
Back to Top