Туган як 31 “Икмәк булса җыр да булыр“

Кешелрдә икмәккә карата олы ихтирам кайчан, ничек барлыкка килгән һәм гасырлар буенча үзгәрмичә ни рәвешле сакланган соң? …Әйе, икмәкне җир тудыра…. Җир – барлык байлыкның анасы…. Җир – бөек лаборатория, тылсымлы остаханә. Анда, тагын да аныграк әйткәндә, туфракта куәтле яшәеш көче яшерелгән… Кеше камыр басарга берничә меңьеллык дәвамында өйрәнә. Ул, ягъни камыр, башта төче булгандыр дип фараз ителә. Күп ел узгач кына кеше камырны сөт кислотасы бактерияләре белән ачыту әмәлен уйлап таба. Нәтиҗәдә, тәмле, хуш исле икмәк барлыкка килә… Төп ризыгыбызның сыйфатын яхшырту юнәлешендә гасырлар буенча әзләнүләр нәтиҗәсендә телеңне йоттырырлык украин паляницасы, саратов калачы, йомшак әзербайҗан чурегы, үзбәк наны, грузин мадаурие һәм башка төр икмәк барлыкка килгән… ************************************************************************ Материаллар: Зөфәр Хәмидуллин «Икмәк турында баллада» – «Кызыл таң» гәзите Шигырьләр: Әхсән Баянов «Сабанчы» Габит Хәмәтнуров «Икмәк, икмәк…» Лена Шагыйрьҗан «Рәхмәт игенчегә!» Асия Юнысова «Ипекәй» Саҗидә Сөләйманова «Икмәк» Җырлар һәм аларны башкаручылар: «Туган туфрак» Асия Әхмәтшина «Туган җирем кычытканы» Фән Вәлиәхмәтов «Саумысыз, арышларым» Зөһрә Сәхәбиева «Арышлар» Мингол Галиев «Кырларда туган җырым» Хәйдәр Бигичев
Back to Top