Теллр турында кызыклы фактлар, укый Кримова Азалия

Дөньяда барлыгы 7174 тел бар дип исәпләнә. Якынча ике атна саен 1 тел онытыла, юкка чыга икән. 1. Дөньяда иң киң таралган тел нинди? (Кытай теле, ул телдә 1 миллиардтан артык кеше сөйләшә) 2. Иң борынгы тел нинди тел? (Кытай теле) 3. Иң күп терминнар һәм иң күп сүзләр кайсы телдә? (Инглиз телендә. Ул терминнар теле булып санала. Татар телендә дә инглиз терминнары күп - гаджет, компьютер, телефон һ.б.) 4. Күп телләрдә бертөрле яңгырый торган ике сүз? (Мама, папа.) 5. Бөтен алфавитларда да булган хәреф? (А хәрефе) 6. Иң борынгы хәреф? (О хәрефе) 7. Дөньядагы иң катлаулы 3 тел нинди? (1 урында Кытай теле, 2 урында Гарәп теле, 3 урында рус теле) Кытай телен өйрәнүнең катлаулылыгы телдәге иероглифларның гомуми санында тора. Гарәп телендә бер хәрефнең 4 төрле язуы бар, барысы да символның сүздәге урнашуына бәйле. «Бөек һәм көчле» рус теленең төп катлаулыгы ирекле басымда. 8. Кайсы телне укытучыдан башка гына, үзлектән өйрәнеп булмый? (Япон телен.) 9. Иң җиңел тел? (Фин теле. Анда сүзләр ничек ишетелә, шулай языла.) 10. Иң озын алфавит кайсы телнеке? (Камбоджа алфавиты - 74 хәреф. Иң кыска алфавит - Тын океанда урнашкан Бугенвиль утравында яшәүче халыкларныкы - 12 хәреф.) Дөньяда кирәкмәгән тел юк! Татар телен белгәнгә күрә, мин берничә төрки телләрдә аңлаша алам! Татар теле минем дөньямны бизи!
Back to Top