Эльмира Җәлилова. “Яраттыңмы“

Яраттыңмы?! Моңа кадәр?! Онытылып. Аяз төндә күктә ай тотылып, Тирән идеме Ул күзләр?! Диңгез төсле. - Башың җуеп, дөньяң онытырлык?! Яраттыңмы?! Бер караштан гына Ток суккандай тәмам өнсез калып?! Тәнне җылытырлык димим лә мин... Җанны җылытырлык җылы табып Яраттыңмы?! Көне-төне хәбәр көтеп. Ансыз алган һәр сулыштан өшеп. Аның хакта уйдан йоклап китеп, Уянуга “кылт“ исеңә төшеп?!. Яраттыңмы?! Күрешергә теләп, күрешүдән куркып. (Сорау алган төсле синнән һаман) Кояш идеме Ул синең өчен?! Һәм... Яз исе килде микән аннан?!. Исемен тик пышылдаудан гына Йөрәгеңә кайнар кан ургылып Яраттыңмы?! Əгәр җуя калсаң, Дөньясыннан ваз кичәрлек булып?!. ... Ни булганын анык аералмыйм... Таныш ялкын буа тагын тынны... ...Дөнья төртелгәндәй бер сорауга- Йә, җавап бир инде! Яраттыңмы?!. Эльмира Җәлилова
Back to Top