Унганнар сериясеннн.
76 яшьлек тимерче Миңнулла абый Төхвәтов Балык Бистәсе районының Балтач (Юлсубино) авылында яши. Яшь йөрәкле, көчле беләкле! Миңнулла аганың эш “алачыгы“на исең китәрлек - киң ишегалдында эретеп ябыштыра, остаханәсендә кыру һәм тишү станоклары эшләп тора, утлы күмерендә тимер кыздырган мичен исә гаражына ясаган. Әле ул гаражындагы запчастьларының күплеге!
Миңнулла абый турындагы язманы “Шәһри Казан“ газетасында укырга мөмкин булачак.