❤️

21 нче апрельдә бабайның безнең арадан киткәненә 20 ел булды. Әхмәтҗанов Наил Мортаза улы. Әнинең әтисе, без аны Яту бабай дип йортә идек. Яту бабай, Яту әби. Әнинең авылының исеме Яту булганга. Безнең әби белән бабай бик яхшы күңелле кешеләр иде. Балачагымның иң бәхетле, иң рәхәт мизгелләре алар белән бәйле. Мин бәләкәй чакта булган бер хәл: бабай минем машина булган, әби заправкада эшләгән, уйнаганбыз уйнаганбыз да, заправкага да акча түләргә кирәк, машинага да😂 ә кулда акча бер генә купюра...аптырап тормаганмын, урталай ертканмын да биргәнмен. Көлә-көлә сөйлиләр иде шуны. Беркайчан тормыштан зарланмадылар, минем беркайчанда әбинең яисә бабайның уфтанып утырганын күргәнем булмады.  Киресенчә, алар минем хатирәләрдә гел ачык күңелле, җор телле, юмор, уен-көлкеле хәлләр сөйләп истә калганнар. Ул безнең әбинең “Некрасива Мәүлидә, сикереп тордым, тез капкачы юк, кем шалратты әле, минме улмы“ кебек сүзләрен оңгайда бер искә алып сөйләшәбез. Бабай да калышмый иде. “Бу юбилей тугел әле, икенче елга була ул чын юбилей, минеке“- дип әйтүен әле дә хәтерлибез😊❤️. Булгандыр аларның да авыр чаклары, гел җиңел генә булмагандыр, ләкин алар тормышны авырайтып яшәмәделәр, 3 баланы үстереп, кеше иткәннәр, безне- оныкларны яратып үстерделәр, без аларга бик рәхмәтле  барысы өчен дә. Бүгенге көндә әби белән бабайның урыны оҗмах түрләрендә дип ышанам🤲 Әхмәтҗанов Наил Мортаза улы Әхмәтҗанова Мәүлидә Акрам кызы❤️
Back to Top