Бгеш, бкм, бккн/бкн, бкере/бкре/бкри, ккере/ккри/ккре, тк, трм.
Бөгеш, бөкмә, бөккән/бүкән, бөкере/бөкре/бөкри, кәкере/кәкри/кәкре, тәкә, төрмә... Ничек кенә атасак та, асылында сүз бик тәмле ризык турында бара😋
⠀
Бөкренең эченә ни генә тутырып ясамыйлар бездә. Ит белән бәрәңге, ит тарттыргычыннан чыгарылган эчәк һәм бәрәңге, алма, кабак белән тары ярмасы яисә дөге белән...
🔸Кабак белән ярмага килгәндә – аны төрле камыр ризыкларында кулланалар: бөкре итеп тә, бәлеш ясап та, вак кына дүртпочмаклап итеп тә. Кайвакыт җимеш-йөзем дә кушыла.
⠀
✍🏻Рецептын язып аласызмы?
⠀
Камыр:
•1 чашка тулыр-тулмас кефир
•0,5 чай калагы тоз
•0,5 чай калагы сода
•2 кашык ак май яки авыл каймагы
•2,5 чашка он( жәю белән бергә).
⠀
Камырны басып куйгач, үзләнә торганда, бөкренең эчлеген әзерлибез:
•1 чашка тары ярмасын пешереп әзерлисе
• ~1 аш савыты туралган кабак
•2 кашык шикәр комы
•0,5 чашка эреткән май
•йөзем яраткан кешегә - 0,5 чашка йөзем.
⠀
🙌🏻Камырны икегә бүлеп ике бөкре ясыйбыз. Мин һәрвакыт берсен йөзем белән ясыйм, икенчесен – йөземнән башка.
✓Бергән ягын өскә каратып калдырыгыз.
✓Та