Данис ХИСМӘТУЛЛИН — Ап-ак мәрмәр баскычларда – кояш! / Роберт Әхмәтҗанов шигыре / Татарча шигырь

Ап-ак мәрмәр баскычларда – кояш! Яшел күләгәләр эченнән үтәм җәй аркылы. Башым – умартадай, уйлар – бал кортыдай... Кояш – кыл түбәдә. Җирдә – өйлә вакыты. Бәхет җыры әле җирдә. Гомер – дөрли! Истәлекләр – якты!.. Йөрәгемнән беркем ала алмады бәйрәмнәрне: анда – чәчәк бәйләмнәре, хөрлек бәйрәмнәре, Анда килми Пыкрау, төшми кырау, анда кошлар сакауланмый, гөлләрнең дә уңмый төсе... Кояш – кыл түбәдә! Барам! – үз өйлә вакытын җирдә тик бер үтә кеше. Роберт Әхмәтҗанов
Back to Top