Татарстанда илклм проекты буенча 1,7 ме км автомобиль юллары ремонтланган
Татарстанда илкүләм проектны гамәлгә ашыра башлаганнан якынча 1,7 мең км автомобиль юллары ремонтланган.
«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты нигезендә республикада 802,9 км юл норматив хәлгә китерелгән: Казан агломерациясендә – 515,7 км, Чаллы агломерациясендә – 331,2 км, Түбән Кама агломерациясендә – 43,4 км.
Илкүләм проект зур проектларны тормышка ашырырга булышкан, аларга 16,6 млрд сум юнәлдерелгән: Казанда Несмелов урамыннан «Серебряный бор» торак комплексы аша федераль әһәмияттәге М-7 «Волга» автомобиль юлына кадәр автоюл (I этап); Казан – Шәмәрдән төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлын 16,2-21,9 км аралыгындагы участокта төзекләндерү; Зур Казан боҗрасы участокларын, Вознесение трактын һ.б. төзү һәм төзекләндерү.
Юлларны ремонтлаганда конструкцияләрнең ышанычлылыгын һәм ныклыгын арттыру максатында яңа технологияләр файдаланыла. Илкүләм проект буенча объектларның 92,8% шундый технологияләр нигезендә төзекләндерелгән.
2025 елдан юллар төзү һәм ремонтлау эшләре яңа «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында алып барылачак.