Чишмәләргә алъяпкычлар киеп су артыннан йөргән чаклар булдымы сезнең?
Чишмәләргә алъяпкычлар киеп су артыннан йөргән чаклар булдымы сезнең? Әллә инде болар барысы да әниләребезнең хатирәләрендә генә калганмы?
⠀
Камыр куеп, мичкә ут тертеп ипи пешерү булсынмы, чишмәгә суга төшүме, печән өсте, урак өсте вакытындамы – татар хатын-кызлары һәрвакыт алъяпкыч кигән. “Канатлы”, бала итәкле, матур чигешле алъяпкыч!
⠀
Әни өйдә һәрвакыт алъяпкычта иде. Берәркем килеп керүгә үк, әни алъяпкычын салып куя иде дә – чип-чиста күлмәктә кунагын каршы ала иде. Уңайлы бит инде. Чисталык, пөхтәлек – татар хатын-кызларының үзенчәлекле ягы.
⠀
Безнең “Остазлар”ыбыз да төрле алъяпкычлар җитештерә. Җитеннән дә, мамыктан да – гади тыйнак чигүле, яисә купшы татар үрнәкләре белән. Бәләкәй хуҗабикәләрен дә шатландыра алабыз. Аларга аш бүлмәсендә кияргә дә, рәсем буяган вакытта да кия торганнарын булдырдык.
⠀
Менә сез, шәхсән үзегез, алъяпкыч киясезме?
___
У вас было такое время, когда надевая красивые фартуки, вы ходили за водой на родник? Или это всё осталось лишь в воспоминаниях наших мам?
⠀
Татарские жен
1 view
1353
369
3 years ago 00:00:14 39
Чишмәләргә алъяпкычлар киеп су артыннан йөргән чаклар булдымы сезнең?