Сәлам, син кайда? Татарча подкаст: Рүзилә Киньябулатова

Рүзилә Киньябулатова, АКШ: “Үземне мөһаҗир түгел, сәяхәтче итеп тоям“. “Сәлам, син кайда?“ яңа татарча подкастының беренче чыгыралышында Истанбул белән Лос-Анджелес мөһаҗирләре сөйләшә. Бүгенге кунак — башкорт теле активисты, җырчы, “Балалар“ проекты җитәкчесе Рүзилә Киньябулатова. Ул ире, ике баласы белән ничек Америкага чыгып китүе, үзе белән ниләр алганы, ниләр сагынганы, чит җирләрдә туган телне ничек сакларга җыенганы хакында сөйли. Америкада милли мохитне булдыру, халыктан акча җыеп милли проектларны тормышка ашыру мөмкинме — бу эпизод шул хакта.
Back to Top