Республикакүләм «Питрау» бәйрәме
Мамадыш районы Җөри авылы янындагы кечкенә генә Тырлау аланы бу кичтә әллә ничә милләт вәкилләрен үзенә җыйды. “Керәшен хуҗалыгы”, “Питрау” музее, халык һәм спорт уеннары, халык һөнәрчелеге эшләнмәләре һәм сувенирлар ясау буенча мастер-класслар, “Туган як” сәнгать-этник картиналар күргәзмәсе – барысы да сыйган бу мәйданга.
Бәйрәмне безнең иҗат төркеме дә тамаша кылды.