Туган як. 22. “Хуш авылым?“

Уйлап-уйлап торам да, авылның бетүе, бәлки, алда әйткәнемчә, табигый процесстыр. Техник прогресс үскән саен авылда кул хезмәте кимеп кешеләр артык буладыр. Ул хәтле кешенең авылда җыелып ятуының хаҗәте юктыр. Әмма бу очракта да авыл кешесен язмыш ихтиярына ташлау ярамый. Кабатлап әйтәм, Русиядәге авыл төшенчәсенең мәгънәсе тирәнрәк. Русиянең әхллакый нигезен, бөтенлеген, милли төсмерләрен саклаган төп терәк – әлеге авылның киләчәге нинди булыр – бу турыда хәтта фараз да кыла алмыйм. Мин мәкаләмне «Хуш авылым?» дип атадым да сорау билгесе куйдым. Өметемне өзәсем килми. Бәлки авыл яңадан терелер. Үзе чыгарган төтенгә тончыга, үзе пычраткан судан агулана башлаган шәһәр кешесе тәртәне
Back to Top