Уыш мгыятенд семинар-кишм
“Уңыш” җәмгыяте оешып эшли башлаганга дүрт ел булды. Соңгы вакытта ул шактый үзгәрешләр кичерде: хуҗалыкның инвесторы Мостафиннар гаиләсе ярдәме белән техника парклары яңарды, терлек үстерү буенча районда алдынгылар рәтенә чыктылар. Бу атнада әлеге хуҗалык базасында үткәрелгән семинар-киңәшмә дә терлекчелек мәсьәләләренә багышланган иде, ул уку формасында үтте. Чарада катнашучылар Югары Шөн авылындагы фермада булып, кечкенә бозауларны дөрес итеп тәрбияләү ысулларын карадылар, Кәркәүч авылындагы паркка яңа кайткан куәтле техникалар белән таныштылар. Пленар өлештә киләчәккә бурычлар билгеләнде, бүгенге икътисадый хәлләрдә эш алымнары, авырлыклардан чыгу юллары турында сөйләшенде.