Праздник Троица 2017

Көннең салкынлыгы авыл кешеләрен куркытса да, халык бик авырлык белән генә җыелса да, Аллага шөкер, Троица бәйрәмен үткәрергә насыйп булды. Бәйрәмгә авыл кешеләре дә, кунаклар да күп килде. Җыр-бию, күңелле уеннар, ярыш-бәйгеләр чиратлап үткәрелделәр. Килгән авылдашларыбыз уеннарда бик теләп катнаштылар. Көне буе музыка тынмады, матур җырлар яңгырады, халык кызып-кызып биеде. Бәйрәмебезнең алып баручысы - мәдәният хезмәткәре Ирек Ахметшин беребезгә дә тик торырга ирек бирмәде, уеннарның берсеннән-берсе кызыграгын уйнатып, җырларының берсеннән-берсе дәртлерәген җырлап халыкның күңелен күрде. Һәркем уеннарда катнашып бүләк алды. Бәйрәмебездә яраткан җырчыбыз Нурислам да катнашты. Үзенең дәртле, моңлы җырлары белән безне тагын бер кат сөендерде. Аларга бик зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Back to Top