Имамнан сорыйк #29

Банк картасына кэшбэк булып процентлар кире килә. аларны сәдакага биреп буламы? Алар хәләл буламы? Ир-ат хатынына әйтмичә башка хатынга өйләнә аламы? Бу һәм башка сорауларга җавапны “Имамнан сорыйк“ тапшыруында “Рәхмәтуллаһ“ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев бирә. 01:10 Берәр кешенең борыны кычытса, көлеп кенә “тәм-томга“ дип шаяртырга ярыймы? Яки бу хорафатка ышану булып саналамы? 06:48 Песи, эт өчен хәләл кормларны очраткан юк. Хайваннарга шәригать кануннары таралмагач аларга шул кормны (тавык яки куян матдәләре белән алар ясалаган булса) ашатып буламы? 10:10 Банк картасына кэшбэк булып процентлар кире килә. аларны сәдакага биреп буламы? Алар хәләл буламы? 11:40 Үлгән кеше исеменнән ураза тотарга ярыймы? Үлгән кеше исеменнән тагын нинди гамәлләр кылырга ярый? 13:16 Кешеләр “божественный“, “госпожа“ кебек сүзләрен кулланганда аларны төзәтергәме? Яки бу әдәпсезлеккә керәме? 14:22 Ашка чебен төшсә аны тулаем батырып ашны эчергәме яки гел түгәргәме? 15:22 Ризык идәнг төшсә аңа өч тапкыр өреп “Бисмилләһ“ дип ашаргамы яки ничек ашарга? 16:06 Дин турында булган шикләр белән ничек көрәшергә? Шик тууы кешене көферлеккә кертмиме? 18:55 Исламдагы 73 агым арасыннан дөресен ничек табарга? 23:58 Ир-ат хатынына әйтмичә башка хатынга өйләнә аламы? 30:35 Кайбер кешеләр Коръән аятләрен ишеткәннән соң елыйлар. Шул кадәр ихлас, саф иманга ничек лаек булырга? 31:43 Намазны җәмәгать белән мәчеттә укыганда кесә телефоны шалтырый башласа, аңа игътибар бирмичә намазны дәвам итәргәме яки сәлам биреп намазны бүлеп сүндерергәме? 33:29 Юылмаган мәет янына утырып тәһарәт алып Корүән укырга, дога кылырга ярыймы? 41:14 Сәҗдәи-сәһү кыласы салават укыганда гына искә төште. Бу вакытта сәҗдәи-сәһү кылырга ярыймы? ВКонтактедагы төркемебезгә язылыгыз ➡️ Телеграм каналларга кушылыгыз Сезне үзебезнең социаль челтәрләрдә күрергә шатбыз.
Back to Top