Башкортстанга кире юл юк. Алтынай Влитов Русиядн киткн

“Башкортстанга кире юл юк“. Алтынай Вәлитов Русиядән киткән “Башкортстанга кире юл юк“ ди Фаил Алсыновны яклап чыккан блогер, җырчы Алтынай Вәлитов.  Ул әле генә ипотекага йорт алып, ремонт ясап чыккан иде. Хәзер чит илдә, гаиләсе өчен ярдәм сорый.  ▪️Алсыновны яклау протестларыннан соң Башкортстанда берничә дистә кеше тоткарланды, бер ир — Рифат Даутов — билгесез шартларда үлде.  ▪️2023 елда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров активист Фаил Алсыновны милләтара низаг чыгаруда гаепләп мәхкәмәгә биргән иде. Алсынов белдерелгән гаепләүләрне кире кага.  ▪️17 гыйнварда мәхкәмә Алсыновны 4 ел колониягә хөкем итте. Ул — 4 бала атасы, аңа — 37 яшь.
Back to Top