Мфти Гайнетдин ти-нилр рухына догага чакырды

#муфтийгайнутдин #нигез #думрф Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсенең 30 еллыгы уңаеннан мөфти шәех Равил Гайнетдинең “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон белән сөйләшүеннән өзек 2024 ел Мин үземнең газиз әти-әниемә һәрвакыт рәхмәтемне һәм дә хәер-догаларымны җиткереп торам. Алар минем дөньяга килүемә сәбәпче булган. Алар минем тәртипле, тәрбияле бала булып үссен дип үзләренең мөмкин кадәр тәрбиясен биргәннәр. Һәм кайчан инде мин Бохарадагы “Мир Гарәп” мәдрәсәсенә укырга китим дигән вакытта да алар миңа фатихасын биргәннәр. Кайберәүләр: “Барма, йөрмә, син дипломлы кеше, эшеңне дәвам ит”, – дип әйтә дә алырлар иде. Һәм мин әти-әниләремнең нигезе югалмасын, мин анда тезләнеп-үрмәләп йөри башлаганмын икән, нигезебезне саклыйк, яңартыйк дип, әлһәмдүлиллаһ, үземнең кече энем белән бергә без нигезебезне әби-бабай, әти-әни нигезен яңадан торгыздык, яңадан анда йортыбызны куйдык һәм әти-әниебезнең, әби-бабаларыбызның каберенә керерлек юлын да төзедек. Һәм аларга авылыма кайткан саен барып, әти-әниемә, әби-бабайларыма, анда якыннарыбызга һәм бөтен авылдашларыбызга Коръән укып дога кылып китәбез. Подписывайтесь на нас в социальных сетях: #думрф_30 #мөфти #мөфти_гайнетдин #дин #ислам_дине #ислам_юлында #татарлар #нигез #туган_як #дога #безнең_мирас #ләбиб_лерон #мөфтигә_65 #юбилей_муфтия #служение_исламу #мәскәүмәчете #московскаясоборнаямечеть #мәчет
Back to Top