Алия ГАТАУЛЛИНА – Мәхәббәттән юк дәва / Татарча шигырь / Поэзия / Стихи на татарском

Кара шомырт күзләрегез белән Төшләремә һәр көн керәсез. Күңелемдә ялкын кабынганын Сез бит үзегез дә беләсез! Шашкандыр мин, әйе, тиледер мин, Юк шул хакым сезне сөяргә. Дусларым да әйтә ярамый дип, Кеше өлешенә тияргә! Бу мәхәббәт шулай сукырмыни - Ярамаган ярны тиң күрәм. Акылым белән адашмаска телим, Хисләр белән утка сикерәм. Сезне күргән очракларда Бөтен уйлар чуала. Юкка гына әйтмиләрдер: «Мәхәббәттән юк дәва». Шагыйрә – Алия Гатауллина: Оператор һәм монтаж остасы – Илмир Хәбибуллин Тагын шундый видеолар күрәсең киләме? ЛАЙК куй! Безнең каналда тиздән бик күп
Back to Top