Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Малайзиядә

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Малайзиядә. Әлеге илнең башкаласы Куала-Лумпурда Татарстан Рәисе берничә очрашуда катнашты. Малайзия короле Солтан Ибраһим һәм Премьер-министр Әнвәр Ибраһим белән элемтәләрне ныгыту турында сөйләштеләр. Шулай ук Татарстан Рәисе Хәләл индустрияне үстерү корпорациясе эшчәнлеге белән танышып, эшлекле даирә вәкилләре белән аралашты. Хезмәттәшлекне җәелдерү өчен нинди мөмкинлекләрне күздә тоталар? Татарстан Малайзиягә нинди продукция тәкъдим итәргә әзер? Бу хакта Алия Сабирова.
Back to Top