“Суверенитет балалары“ - Азатлык радиосының документаль фильмы
30 август - Татарстан суверенитеты көне. 28 ел элек кабул ителгән Декларациянең бүгенге көндә эзе дә калмады диярлек, хакимият суверенитет сүзен кулланырга да курка. Татарстан хокуклары һәм ирешкән ирекләре дә 28 ел дәвамында әкренләп юк ителде.
Хокуклар юк, ләкин мөстәкыйллек елларының иң мөһим нәтиҗәсе - шул елларда тәрбияләнгән яшьләр. Алар 1990нчы елларда белем алды, үсте. Әлеге буын суверенитет еллары турында ни уйлый, ул елларның нәтиҗәсен нәрсәдә күрә? Нинди казанлышлар һәм хаталар булган дип саный? Алар Татарстанның киләчәген ничек күзаллый?
Азатлык “Суверенитет балалары“ видеопроектын тәкъдим итә. Карагыз, дусларыгыз белән дә уртаклашыгыз.