Яшьлр бистсе. йге кндезге лагерь-2017
Яшь татарстанлылар җәйнең беренче аен быел “Яшьләр бистәсе” белән ничек үткәргән? Балалар ни өчен бик теләп катнаша? Кечкенә мөселманнарны үз канаты астына сыйдырган бу чара 10 мәчеттә быел 7 көн дәвам итте. Ислам нигезләре дәресләре, саф һавада оештырылган уеннар, тәм-томлы мул табын артында күңелле итеп чәй эчүләр, җәмәгать намазларында катнашу бу кыска гына ялны ни рәвешле файдалы һәм кызыклы итте – барысын да әлеге видеоязмадан карап белә аласыз! Барлык татар авыллары балаларын да үзебезнең дәресләрдә көтеп калабыз!
Тулырак:
Аллаһ Тәгалә хезмәтләребезне кабул кылып, балаларыбызга хәерле гыйлемнәр алуны насыйп итсен. Әмин.
P.S. Чаралар рәсми рәвештә башкарыла, ТҖ МДН рөхсәте белән оештырыла