Караоке - “Агыйдел каты ага“ Татар халык жыры | Татарская народная песня KaraTatTv
Татар халык жыры “Агыйдел каты ага“
Агыйделдә йөрсәң иде,
Камыштан көймә үреп;
Былбыл булып, гөлгә кунып,
Сөйләшсәң иде күреп.
Агыйдел буенда
Җәяү йөрисем килә;
Сөя микән, сөйми микән,
Шуны беләсем килә.
Аклы күлмәк җиңе тар,
Җиң очында хаты бар;
Хатын укып карагачтын —
Сөям дигән сүзе бар.
Агыйдел күпере,
Чуенмы әллә чылтырый;
Каш астында ике күзе
Энҗе кебек елтырый.
Агыйделдән көймә килә
Кылдай нечкә эз белән;
Җаным, нигә хәтрең калды
Уйнап әйткән сүз белән?!
Агыйдел буенда
Җәяү йөрисем килә;
Сөя м