КИШЕР ЧӘЕ

🥕Кипкән кишер чәе 🥕Кишерне эре угычтан уып, кәгазь өстенә таратып җәябез. Бүлмә температурасында ул 3-4 көндә кибә. Болгаткалап торабыз. Әгәр чәй куерак төстә кирәк дисәк, шул кипкән кишерне 160 градуста духовкада яңадан киптереп алабыз. 🥕Хуш исле, файдалы чәй әзер була. 🫙Пыяла банкаларда яки кәгазь капчыкларда сакларга мөмкин. ☕️Чәйләрегез тәмле булсын!
Back to Top