Эльмира Җәлилова. Шигърият.
Менә ул минем балачагым калган нигез!.. Менә ул минем көтү көтәргә сарыкларга дип алып чыккан ипи телемнәрен тәмләп кимергән капка төбем. Менә ул минем бабакаем матай люлькасында санаган катканакларым. Ә бүген анда... ятим тәрәрзәләр, ябык капка, бикле ишек... Һәм һәр бүрәнә ярыгы саен саркып торган сагыш... Гомер китабымның ул бите инде мәңге ябык!.. Тик һаман җанга тынгы иңми - монда мине беркем көтмәвен белсәм дә... тәрәзәдән пар күз зарыгып көтә кебек...