Tat Cult Lab 2019 - Камал театрында

18 НОЯБРЬ 20:00 — TAT CULT LAB музыка лабораториясенең шоукейсы, Камал театрының зур сәхнәсе. Шоукейста катнашучы төркемнәрнең өч атналык эш нәтиҗәсе тәкъдим ителәчәк. Программада куратор белән чакырылган белгечләр ярдәмендә әзерләнгән 9 заманча татар җыры күрсәтеләчәк. — Яңалыкларга нигезләнгән җыр — Татар әкиятенә нигезләнгән җыр — Кабан күленә багышланган җыр — Үз буынга багышланган җыр — Илһам Шакировка багышланган җыр — Әлфия Авзаловага багышланган җыр — Спектакльгә язылган җыр — Кинога язылган җыр — һәм биремнәрдән тыш иҗат ителгән җыр! Махсус кунаклар: Нурбәк Батулла, Андрей Руденко, Эльмир Низамов, Марат Taturas, Зәринә Вилданова, Илгиз Шәйхразиев, Татьяна Ефремова. Билет алырга: Оештыручылар: Yummy Music лейблы, creeptone media продюсерлык төркеме һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы. Чара Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.
Back to Top