Татар халык хоры
Казан Идел буе федераль университеты каршында 58 ел дәвамында эшләп килүче студентларның Татар халык хоры концертлар сезонын дәвам итеп, 7 декабрь көнне университетның моннан 200 ел элек Николай Лобачевский кебек дөньякүләм танылган галимнәр чыгыш ясаган Император залында искиткеч шәп концерт белән чыгыш ясады.
🎼
Җырлау сәләте осталыгы, зәвыклы репертуары белән аерылып торучы бу хор үз сафларына җырларга теләге булган татар егетләре һәм кызларын чакыра һәм теләге булганнарны Казан каласы, Кремль ур., 18 йортта (КФУның төп бинасы) түбәндәге график буенча репетицияләрдә көтеп кала.
⌛️Чәршәмбе көнне сәг. , 301 ауд. (биофак);
⏳Пәнҗешәмбе, сәг. , 301 ауд. (биофак);
⌛️Җомга, сәг. , 2 нче физ аудитория (245, юрфак).
💎Хорның алыштыргысыз җитәкчесе танылган маэстро, Татарстанның Атказанган сәнгать эшлеклесе Ирнис Әхмәдулла улы Рәхимуллин.
✅Сорауларыгыз булса
7 987 229-51-00 (Зилә Мөбәрәкшина) номерга WhatsAppка яза аласыз.
Хорга йөрүчеләрне тавышларын профессиональ көйләү белән беррәттән, зәвыклы җырлар, мавыктыргыч гастрольләр, шул исәптән, чит илләргә дә, шәп концертлар көтә.