Казан мәктәбендә Бишбалта музее: татарлыкны саклау юлы

“Соңгы вакытта ата-аналарның да урыслашып баруы сизелә. Шуннан чыгып, өйдә дә урысча аралашу барлыкка килә. Үз ягыбыздан без тырышабыз, эшлибез, ләкин өйдә дә ата-аналар “Улым, татарча сөйләш, кызым татарча сөйләш“ дип балаларына сеңдереп барса, телне өйрәнү нәтиҗәлерәк булыр иде“ Казанның 15 санлы татар гимназиясендә Бишбалта бистәсе тарихына багышланган музей ачылды. Татарлыкны саклау өчен һәр чараны куллану кирәк ди мәктәп җитәкчеләре.
Back to Top