2FAN / Рамазан Рхиманов / Иркенлекне сезне куллар гына кйли ала / Татарча шигырь / Поэзия

Яшь иҗатчы Рамазан Рәхимҗанов Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан гүзәл затларга эндәшә. Ир-атлар күңелләрендә хатын-кызларга карата нинди хис-кичерешләр йөртә икән? Бергәләп тыңлыйк. Иркенлекне сезнең куллар гына көйли ала, Тормышны да алып барасыз дөрес яктан, Әгәр күрсәм күзегезнең яшьләнгән чагын, Ярдәмем дә килер шул ук вакытта. Матурлыкны күптән инде үтеп киттем, Аңламыйча аның шундый кирәк булуын, Азат иттегез мине яман уйдан, Сездән генә тора минем киләчәк буын. Дөньядагы булган ләззәт барысы сездә, Күпләр кызганыч шуны аңламый, Артыган бирә башласаң да, Карашыгыз нуры чәчелә дөньяга, Кара болыт та аны япмаслык, Сездән килгән самими җылылык Салкын йөрәккә салмаслык.
Back to Top