Караоке - “Туган авылым урамы“ Татарча җыр | Татарская песня KaraTatTv
Татар җыры “Туган авылым урамы“
Ганс Сәйфуллин көе
Гөлшат Зәйнәшева сүзләре
Туган җирем, үскән җирем —
Гади генә бер авыл.
Гади булса да, яз җиткәч,
Гөл бакчасы була ул.
Туган авылым урамын
Кабат-кабат урадым.
Баш очымда кош сайрады —
Бәхетемә юрадым.
Йортлары яңа булса да,
Минем авылым борынгы.
Онытма, туган авылым.
Яуда калган улыңны.
Туган авылым урамын
Кабат-кабат урадым.
Баш очымда кош сайрады —
Бәхетемә юрадым.
Авылымның агачларын,
Белмим, кемнәр утырткан.
Туган телем, моңлы телем
Ишетелә һәр йорттан.
Туган авылым урамын
Кабат-кабат урадым.
Баш очымда кош сайрады —
Бәхетемә юрадым.
Народные татарские песни караоке на канале KaraTatTV.
Караоке в хорошем качестве онлайн бесплатно!
Tatar folk songs on the karaoke channel KaraTatTV.
Karaoke in good quality online for free!