Эш сйгн кешене тормышы да иелрк бара.

Эш сөйгән кешенең тормышы да җиңелрәк бара. ⠀ Яктан карап торучыга һичшиксез шулай тоела. Чыннан да шулаймы соң ул? ⠀ Бер күрешкәндә, икетуган абыемның тормыш иптәше Рәсилә апа бала чакларында әти-әниләре белән бергәләшеп эшләгән вакытларын искә төшереп утырды. ⠀ Тагы бер үрнәк гаилә тарихын сезгә сөйләмичә кала алмадым. ⠀ Кәлимуллин Яхъя Кәлимулла улы (1929-2005) һәм Хөбелҗинан (1921-2007) - сугыш елларын үтеп, бер-берсенә төрәк булып 3 кыз үстергәннәр. Рәсилә апа әнисен бик җитез һәм оста, кечкенә генә буйлы уңган, бар яклап булган әни итеп искә ала. Сугыш елларында күмәк хуҗалыкта хезмәт иткән. ⠀ Әтиләре комбайнчы булган. Җәй көннәрендә кайтып та кермичә эшләүчеләр бит инде алар. Урак өсте беткәч, күмәк хуҗалыгында техника төзекләндерә - ул вакытта инде буш вакыт күбрәк була. Тик тормас Кәлимуллиннар гаиләсе туннар сырганнар (фуфайка) һәм киез итек басканнар. 1957, 1959, 1963нче елгы кызлар - барысы да ярдәм иткән. Кыш көнендә башка балалар чана шусалар, алар - киез итек юганнар. Рәсилә апаның әти-әниләр
Back to Top