Яшь каләмчеләр – бездә кунакта

Мәктәп укучылары арасында яшь каләм ияләрен барлау, аларны ачыклау максатыннан «Каурый каләм» иҗат бәйгесе игълан ителгән иде. Бәйгегә юлланган язмаларның иң уңышлы дип табылганнары газетабыз битләрендә һәм сайтыбызда да урнаштырылып барыла. Әлеге бәйге кысаларында яшь иҗатчылар белән якыннан аралашу, тыгыз элемтә булдыру, аларның фикер-тәкъдимнәрен тыңлау максатыннан редакциябездә очрашулар да оештырыла. Узган җомгада Лесхоз, Иске Икшермә кадет-интернаты, Килдебәк, Завод Нырты, Иштуган мәктәпләре укучылары һәм укытучылары газетабызның эшчәнлеге белән таныштылар. Тулырак:
Back to Top