Җиңү көне уңаеннан ТНВ “Һәркемнең үз фронты 1941-1945” фильмын күрсәтә | ТНВ

Җиңү көне уңаеннан ТНВ редакциясе “Һәр кемнең үз фронты (1941-1945)” фильмны тәкъдим итә. Әлеге фильм 2000 елның 9 маенда беренче тапкыр күрсәтелгән. Димәк, кино ТНВ архивыннан. Фильм сюжетына тукталып үтик. Актаныш районы Пучы һәм Әнәк авылыннан Бөек Ватан сугышына 403 кеше киткән. Әлеге 403 кешенең 204е сугыш кырларында ятып калган. Бу фильм аларның якты истәлегенә багышланган. Хөрмәтле тамашачылар, без сезне 9 май әлеге фильмны карарга чакырабыз. Сугыш кырларында ятып калганнарны бергә искә алыйк.
Back to Top