Икенче Исхакый йөзүләре

Августта Анталиядә икенче тапкыр Татарларның бөек юлбашчысы Гаяз Исхакыйга багышлап “Исхакый йөзүләре” үткәреләчәк. Нәрсәләр булачак? ❇️ Символик йөзү – 146 метр. ❇️ Һәр йөзүчегә – медаль. ❇️ Татар ризыклары тәмле пылау. ❇️ Диңгез, гитара, татар җырлары һәм яңа танышулар. ❇️ Эксклюзив бүләкләр Йөзүдә катнашучыларга Гаяз Исхакыйга багышлап, символик рәвештә 146 метр үтәсе булачак. Әмма бу мәҗбүри түгел, һәркем үзе теләгән кадәр йөзә ала. Һәр теркәлгән катнашучы старт пакеты алачак. Эчендә футболка, сумка һәм истәлекле сувенирлар. Һәм, әлбәттә, төп бүләк -финишта – МЕДАЛЬ! Йөзү тәмамланганнан соң, БАРЛЫК пикникта катнашучыларны матур кичә көтә: татар мохитендә аралашу, танышу, гитара моңнарына кушылып татар җырлары җырлау, шашлык, чәй, чәк-чәк, җиләк-җимешләр. Йөзүдә катнашмыйча да чарага килергә була. (Шулай ук волонтерлар да кирәк) Катнашу бушлай, теләгән һәр кеше катнаша ала. ✅Теркәлер өчен гугл-форманы тутырыгыз! 👶Балаларга махсус мини-йөзү оештырылачак.
Back to Top