Башкортстан кызы Истанбулда икмк йорты ачкан

Башкортстанда туган кинорежиссер Кирстен Гайнет Истанбулның “иң европалашкан“ мәхәлләсендә — Кадыкөйдә — “Икмәк йорты“ ачты. Ачылыш хөрмәтенә татар-башкорт ашлары — чәкчәк-бавырсак, кыстыбый да тәкъдим ителде. Киләчәктә айга бер тапкыр башкорт ашлары көне планлаштырыла. Әмма кыстыбый, вак бәлеш, бавырсак кебек ашларга хәзер дә заказ бирергә була — кафедан Истанбул урнашкан ике кыйтгага да илтеп бирәләр. Биредә шулай ук чипалгаш һәм хингалш кебек чечен ашлары да бар.
Back to Top