Кайтам ле авылыма! Гуляндам Габутдинова язган шигыре, Фиргат Гадиев кое

Гилязов Шамсутдинга, Өркеш авылы кешелэренэ багышлыйм❗🔊🎼🎶🚙🏡🕌🌳🌲🌾🌤🌅 Кайтам әле авылыма, туган йортым, туган өемә. Көтеп алган нигеземә, йөзеп үскән авыл күленә. Яр буенда башын иеп көтеп ала мине талларым. Төз агачлар дулкынланып, суза сыман миңа “кулларын”. Кояш балкый нурын сибеп, тирә-якта кошлар тавышы. Тибрәнәдер талгын җилдә, башын чайкап инеш камышы. Иртәнге таң нуры аша, быргы көйли әтәч сагышы. Кисәтә ул безне шулай төн бит диеп көнгә авышты. Җәйге җилләр алып килә, челтерәгән чишмә тавышын. Күңел тула хисләр белән, хәтерләтеп тормыш агышын. Җанга якын җәй аенда, яшен яшьнәп яңгыр дулавы, Утлар чәчеп, юллар сызып, зәңгәр күктә ялкын уйнавы❗
Back to Top