Рифат Зарипов: Һәр артист туган телне саклау мәсьәләсендә үз сүзен әйтергә тиеш !!!!

Рифат Зарипов: Һәр артист туган телне саклау мәсьәләсендә үз сүзен әйтергә тиеш !!!!21 октябрь 2017, Популяр артист сәхнә әһелләрен татар теленең язмышы өчен аеруча җаваплылык тоеп эшләргә чакыра. белән бер “Бүген безнең артистлар, сәхнә кешеләре татар теленең язмышы өчен аеруча җаваплылык тоеп эшләргә тиеш”, - ди татар эстрадасының популяр артисты Рифат Зарипов. Ул “Татар-информ” хәбәрчесенә белдергәнчә: “Концертларда мәзәк сөйләп, җырладык, шаярдык та киттек түгел, һәр артистка туган телне саклау мәсьәләсендә үз сүзен әйтергә кирәк”! Рифат Зарипов Татарстан районнарында, Россиянең татарлар гомер кичергән күп кенә төбәкләрендә даими чыгышлар ясап тора. Хәзерге вакытта да аның гастрольләр чоры. “Татарларның көнкүреше, милли тормышы белән кызыксынып торам. Соңгы вакытта татар теле тирәсендә бәхәс куера башлады, татар теле нигә кирәк дип сорау куялар, аны мәктәпләрдә укытуны туктату турында сөйлиләр. Мин бу күренешләргә каршы. Татар телен өйдә өйрәнү дә җитә
Back to Top