Тапшырылырга тиеш булган хат (Лйсн Галиева)
“Сагынычлы сәлам белән. Исәнме Рәфәт улым...”
30 елдан соң килеп ирешкән бу хат юллары 1983-нче елның 2-нче декабрендә язылган. Киноларда күрсәтерлек, әсәр язарлык сюжет...
2-нче декабрь – әбинең үлеменә 5 көн кала... Әллә сизенгән ме икән газиз әнкәсе, ул хат языла, ләкин җибәрелми.
Әтиемә диеп язылган хат фотолар арасында олы улы – Рәгать абыйларында еллар узгач кына табыла. Әти ул вакытта армия сафларында хезмәт итергә киткән чагы. Газиз әниләренең үлем кайгысы белән ул хат, онытылгандыр мөгаен, Рәгать абыйларда сакланган кәгазьдәге җылы сүзләр үзләре әби-бабай булгач кына адресатына килеп җитә.
Әти 50-не узганнан соң килгән бу хаттагы “киемнәрең җылымы соң улым, ашау яклары ничегрәк?” дигән сүзләреннән соң яшькә тулган күзләре, тамагына төер утырып хатны миңа укып бетерергә бирде... Укыгач та, елмаеп хатны әйләндереп торды әти, аның йөрәге ниләр кичергәнен бер үзе генә беләдер.
“Ярылсам да почталардан хатлар көтәрмен инде, айрылсам да, саргайсам да сабыр итәрмен инде...” Әй, әби...