60 ел бергә!

Гаилә ныклыгы – ил ныклыгы. Ә ныкълы гаилә нигезе кора алу – ул бәхетнең нигезе. Эзмә авылында яшәүче Баһаветдиновларның да Ходай биргән гомерләре бәхетле тормыш белән үрелгән. Борис абый белән Кафия апа инде менә 60 ел бер сукмактан атлыйлар. Бүген дә әле бер-беренә карата ягымлы караш, тәмле сүз белән генә дәшүче Борис абый белән Кафия апа үрнәк гаилә кору серләре турында безнең иҗат төркеме белән дә уртаклашты.
Back to Top