Кукмара районы Балыклы авылы чишмәләре.

Чишмәкәем... Чишмәкәем, Көнне-төнне агасың, Юк яныңда сердәшләрең, кая соң? Нинди сулар эчә язмыш кулыннан, Сине ташлап киткән авыл баласы? Чишмәкәем, Җырлый- җырлый агасың, Җырлар өчен кайдан көйләр аласың Суың аша туган туфрак тәмен син, Сеңдереп лә күңелләргә салгансың. Чишмәкәем, Агышыңда-җирнең йөрәк тибеше, Син авылның истән чыкмас өлеше. Балыклымның кабатланмас бизәге. Шунда ахыры җир шарының үзәге. Чишмәкәем, Әй ашыгып агасың, Көннән-айга, айдан- елга чабасың. Безнең җаннар һәрчак сиңа талпына, Белә алар синдә дәва табасын. Чишмәкәем... Фирдания Нугаева. . Авылымда көмеш сулы унлап чишмә ага. Бу чишмә- тешеңне сындырырлык салкын сулы түбән оч чишмәсе, авылдагы барлык чишмәләр кебек үк, тау астыннан агып чыга. Борынгы заманда Исмәгыйль чишмәсе исеме белән йөргән. Ничәмә-ничә гасырлар буе авыл халкын көмеш суы белән сугарып килгән чишмәләребез- авылыбызның Аллаһы тәгалә тарафыннан биргән искиткеч зур байлыгы.
Back to Top