Нәрсә ул өй?

Нәрсә ул өй? Тынычлык, уңайлылык, җылылык. Өйдәге рәхәтлек һәм җылылык хисе аның нинди елда төзелүенә һәм хуҗаларының финанс хәлләренә бәйле түгел. 💗Бу сыйфатлар кешеләр бер-берсенә хөрмәт белән карый торган теләсә кайсы өйгә хас. 🏡Өйләрнең төзелеше вакыт белән үзгәрә. Без үскән өйләрдә бүлмәләр чаршаулар ярдәмендә барлыкка килә иде. Кыз, гадәттә, ул чаршауларны бирнә буларак әзерли иде. Аларны ир-атлар ягын хатын-кызларныкыннан бүлер өчен дә кулланганнар, йә йокы урынынын бүлеп алганнар. Бүлмәнең түр башында һәрвакыт әби-бабай бүлмәсе була иде. Бүлмәнең калган ягы тагын 2 өлешкә бүленгән - иң караңгы өлешендә, гадәттә, балалар йоклаган. 🪡Чаршау гадәти тукымалардан тегелгән. Минем балачагым чаршау акҗирле була иде, элегрәк вакытта – ешрак кызыл һәм башка кара төсмерләрдә булган. 📷Фотосурәтләрдәге чаршаулар 30-40-70 ел элек туганнарымның өйләрендәге бүлмәләрне бүлеп торганнар. Ә сезнең авылда мондый “стена-диварлар“ бар идеме? _ Что такое дом? Это спокойствие, уют, тепло. Ощущение добра и теплоты в доме не
Back to Top