Болгар: Визит үзәге

Визит үзәге Болгар музей-тыюлыгына төп керү урынында - Көнбатыш капка янында урнашкан. Сез биредә музей–тыюлыкка экскурсия, шулай ук тыюлыкның үзәк өлешенә илтеп куячак электрокарларга билет ала аласыз. Көнбатыш капкадан кереп, сул якка борылып 10-15 минут баргач, сез сул якта Болгар цивилизациясе музее бинасын күрә аласыз. Көнбатыш капкадан уң якка борылып, сез Музей урамына килеп чыгарсыз. Сезгә иң якын музей – Спас өязе дворянлыгы музее. Болгар бөтендөнья мирасы волонтерлары 2019 елда төшергән видеоязма
Back to Top