МИЛЛӘТ АНАСЫ МӨХЛИСӘ БУБЫЙ / ҮЛЕП ЯРАТТЫ

Камал театрының “Үлеп яратты“ тамашасы 2011-2018 елларда сәхнәгә куелды. Автор: Ркаил Зәйдулла Режиссер: Илгиз Зәйниев. Халкыбыз, ниһаять, тамырларына, милли үзаңына һәм иманына кире кайткан бу чорда үз туган телендә гомуми һәм дини белем алуга мохтаҗ. Нәкъ шушы, бүгенге көн өчен әһәмиятле мәсьәлә Ркаил Зәйдулла иҗат иткән “Үлеп яратты” пьесасының төп фикерен тәшкил итә. Сталин чорында мәдәниятебез коточкыч зур югалтулар кичерә: йөзләгән, меңләгән татар зыялылары, әдәбиятчылары, фән вәкилләре, җәмәгать эшлекләре һәм дин әһелләре юк ителәләр, ә аларның хезмәтләре тыелалар. Үзләрен аямыйча халкыбызга хезмәт иткән бу шәхесләрнең исемнәре, эшләре һәм фаҗигале язмышлары бүген тарих төпкелләреннән күтәрелеп тормышыбызга керә баралар һәм гүя кисәтү булып яңгырыйлар... Мөхлисә Бубый – беренче татар мөгаллимәләренең берсе, Россиянең мөселман дөньясында хатын-кызлар өчен иң беренче мәдрәсәгә нигез салучы һәм беренче хатын-кыз казый. Ул бөтен гомерен татар халкын мәгърифәтле итүгә, алдынгы караш тәрбияләүгә багышлый. Әмма Сталинның кансыз сәясәте бу фидакарь шәхесне дә аямый. НКВД төрмәләрендә җәзаланса да, атылуга хөкем ителсә дә халкына һәм диненә хыянәт итми ул. Кансыз тикшерүчеләрне кызганырга, сатлык дусларын кичерергә үзендә көч таба, аяусыз сәясәт адаштырган бу җаннарны Аллаһка мөрәҗәгать итәргә һәм бары тик аннан гына ярдәм сорарга өнди. Соңгы сәгатенә кадәр Мөхлисә Бубый үзенең рухи көченә һәм какшамас иманына таяна. “Үлеп яратты“ тамашасында Гаяз Исхакый да телгә алына. Әлеге видеоны бары тик танышу максатыннан һәм халкыбызга Мөхлисә Бубый исемен таныту өчен куябыз. Видео Камал театрының рәсми ютуб каналыннан алынды.
Back to Top