Салават Фәтхетдинов - Бушка узган гомер ... Вазыйх Фатыйхов сүз. Габдеразак Мингалиев көе

Салават Фатхетдинов 18 сезон Бушка узган гомерләр бар, Бушка үткән сәгатьләр. Түзем чиген узган чакта, Кулдан тоткан әдәпләр. Елап коелган яшьләр бар, Кыйнап коелган яшьләр. Маңгай, күзләре кипкәндә, Күңелдән тамган яшьләр. Булган була, булачакта, Без аңламас гамәлләр. Ник туганын белми китә, Кайчак җирдән әдәмнәр. Сөеп туймаган ярлар бар, Яшәп туймаган ярлар. Бергә яшәптә бер-берсен, Күрә алмаган парлар. Кыя сөймәс бөркетләр бар, Кеше сөймәс кешеләр. Гомер буе күрше яшәп, Күрешмәгән күршеләр.
Back to Top