АНТАЛИЯ МАРАФОНЫ 2024 / Runtalya 2024

2-3 март көннәрендә Төркиянең Анталия шәһәрендә зур спорт һәм сәламәтлек бәйрәме - Анталия марафоны узды. Быел ярышта 8 000 меңләп кеше катнашты һәм дүрт төрле араларны йөгерде: 5, 10, 21 һәм 42 чакрым. Өстәмә итеп балалар өчен аерым йөгерү үткәрелде. Анталия марафонында Татарлар да көч сынады. Һәрхәлдә яныма килеп сәлам бирүче, сөйләшүче, танышучы һәм фотога төшүчеләрдән чыгып әйтәм. Үзем һич бер әзерлексез 21,1 чакрымны йөгердем (Сез болай эшли күрмәгез!), һәм шуның белән 2024нче елның йөгерү ярышлары сезонын ачып җибәрдем. Бик кәефле, шәп һәм ләззәтле йөгерү булды. Җиңел үттем. Бөтен 21 чакрымны башымда түбәтәй, аркама Татарстан байрагы асып йөгереп уздым. Финиш сызыгында Татарстан байрагын мөмкин кадәр югарырак күтәрергә тырыштым. Теләктәшлек күрсәткән барлык милләттәшләргә бик зур рәхмәт😊 Татарлар йөгерә ютуб каналыбызга язылыгыз, видеоларны лаеклагыз, фикерләрегезне языгыз! Һәм инде ахырдан шуны әйтәсе килә, спорт белән шөгелләнегез, сәламәтлегегезне ныгытыгыз, йөгерегез! Сәламәт тәндә - сәламәт рух! Һәм шуны онытмагыз: йөгерә башлар өчен ни бары йөгерә башларга кирәк!😏 Үзем турында: исемем Наил Нәбиуллин, журналист, Татар милли хәрәкәте активисты, йөгерүче, марафончы. Мин Татар телен яратам. Әлеге сәхифәне төзү максатым – татар телендә контент булдыру һәм татар теленең куллану даирәсен киңәйтү. Татар телендә төрле контент булдыру мөһим. Йөгерү турында татарча сөйләү – күңел таләбе. Видеомонтаж Гөлчәчәк Хисматова: АНТАЛИЯ МАРАФОНЫ 2024 / Runtalya 2024 2024 Antalya Marathon
Back to Top