Татарстанда илклм проект буенча юлларда транспорт хрктен мониторинглый торган 500 детектор урнаштырылган
Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча интеллектуаль транспорт системаларын (ИТС) гамәлгә кертүгә 141 миллион сумнан артык акча тотылган, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
ИТС төбәкнең юл-транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерү кысаларында 300 меңнән артык халык яши торган шәһәр агломерацияләрендә урнаштырыла.