Балачак һәм яшьлек ничек кенә узмасын, кеше бу чорларны аерым җылылык белән искә ала.

Балачак һәм яшьлек ничек кенә узмасын, кеше бу чорларны аерым җылылык белән искә ала. 1931 елда туган, искиткеч тәртипле өч малай тәрбияләп үстергән, бүгенге көндә Буа р-ны Яңа Тинчәле авылында яшәүче Баһаветдинова Җәвидә Мостафа кызы да үзенең балачагы турында елмаеп сөйли. Апалары белән бергә сандык тулырлык иттереп бирнә әзерләүләре турында да сөйли ул. Ә алар күбәү үскәннәр - 4 апалы-сеңелле һәм 4 абыйсы булган. Хәзер инде Җәвидә апа берүзе исән калган. “Хәтта иң кече энем дә китте. Ә мин аннан алда китәрмен дип санап утырган идем...“, - дип моңсуланып китте ул сөйләшеп утырган арада. Аның әнисе дә, ул үзе дә скәтертләр, идәнгә паласалар да тукыганнар. Җепләрне Мәскәүдә яшәүче әнисенең апасы җибәрә торган булган. Фотода Җәвидә әби үзе чиккән, бәйләгән өстәл “итәге”. “Элек без һәрвакыт идәндә ашадык, өстәл артына утырмадык. “Өстәлгә атланып урыслар ашый, татарлар алай ашамый“, - дия иделәр безгә. Тормышка чыккач кына өстәл артына утырып ашый башладым) Ул шундый җайлы икән”, - дип көлә Җәвидә әби. * Җә
Back to Top